
«Хозур дин турында» телеграм-каналында тәравих намазын уку турында аңлаталар.
Тәравих намазы кайчан һәм ничек укыла?
Рамазан аенда уразадан кала икенче зур гамәл – ул тәравих намазы. Тәравих намазы рамазан аенда ястү намазыннан соң укыла. Ул 20 рәкәгатьтән тора.
Тәравих намазы ирләр һәм хатыннар өчен, ураза тотучылар өчен дә, берәр төрле авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле, ураза тотмаучылар өчен дә сөннәт мөәккәдә булып санала.
Тәравих намазын мәчеттә уку − сөннәт, аны үтәгән өчен, зур савап вәгъдә ителгән. Әмма әлеге намазны өйдә берүзең укырга туры килсә, өйдә дә укырга рөхсәт ителә.
Тәравихтан соң укыла торган дога:
Аллааһуммә салли галәәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәдин вә сәллим. Аллааһуммә зәййиннә бизиинәтил-иимәән. Вә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти вәл-гирфаан. Вә әкримнәә бисыйаами шәһри рамадаан. Вәрзукънәл-җәннәтә вәл-гуфран. Вә тәкаббәл миннәә тәраауиихәнәә йәә сүбехән. Вәстәҗиб дүгәә»әнәә йәә хәннәән. Бифәдъликә вә җүүдикә йәә мәннәән. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.
«Йә Аллаһым, Мөхәммәд галәйһиссәлам һәм аның әһле-бәйтен мөбарәк кыл һәм аларны сәламлә. Йә, Аллаһым, безне иман зиннәте белән бүләклә, хак юлга үгет-нәсыйхәт, гыйлем биреп, Рамазан аенда ураза тоттыр, ярлыкавыңны бир һәм җәннәт насыйп әйлә! Ий, Пакь булган Аллаһы Тәгалә, бездән тәравих намазын кабул ит. Ий, Мәрхәмәтле булган Аллаһы Тәгалә, мәрхәмәтеңнән, юмартлыгыңнан үтенечләребезгә җавап бир. Син мәрхәмәтлеләрнең иң Мәрхәмәтлесе! Барысы да Синең рәхмәтеңнән була».
- Күңел көткән Ураза-2025: барлык кагыйдәләр турында тулы кулланма