Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәравих намазы ничә рәкагать укыла һәм быел беренче тәравих кайчан була?

news_top_970_100
Тәравих намазы ничә рәкагать укыла һәм быел беренче тәравих кайчан була?
Рамил Гали

Тәравих намазы сөннәт мүәккәдә булып тора. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп укыла. Быел беренче тәравих 22 мартта ястү намазыннан соң була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Кем дә кем Рамазан аенда тәравих намазын калдырса яки 20 рәкагатьтән киметеп кыскартса – сәхабәләрнең бердәм фикеренә каршы килгән гамәл кыла, бу гамәлдән мөмкин кадәр читләшергә кирәк.

Мондый хәдис бар:

«Аллаһы Илчесе ﷺ Рамазан аенда һәм Рамазаннан тыш 11 рәкәгатьтән дә күбрәкне укымаган».[1]

Әмма моңа охшаш хәдисләрдә, мөселман галимнәре (факиһләр) фикере буенча, тәравих намазы турында түгел, ә тәһәҗҗүд намазы турында әйтелә. Тәһәҗҗүд намазы Рамазан аенда да, Рамазан аеннан тыш та укыла, ә тәравих намазы бары Рамазан аенда гына үтәлә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге намазны 3 көнгә якын мәчеттә җәмәгать белән укыган, аннары Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм, тәравих намазы мәҗбүри булып исәпләнмәвен белдермәс өчен, аны җәмәгать белән укудан туктый.

Фикъһе буенча мәшһүр китап «әл-Ихтияр»да болай диелгән: «Тәравих намазы сөннәт мүәккәдә булып тора. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге намазны Рамазан аеның беренче көннәрендә укыган, аннан соңгы төннәрдә халык янына чыкмаган, сәбәбен исә аның мәҗбүри булып (фарыз) исәпләнә башлавыннан курку белән аңлаткан. Хак хәлифләр һәм иман әһелләре Гомәр радыяллаһу ганһу вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр әлеге намазга зур игътибар биргәннәр һәм аңа бик җаваплы караганнар». [2]

Тәравих намазы ул – сөннәт. Имам әл-Хәсән әлеге фикерне имам Әбу Хәнифә рәхмәтуллаһи галәйһидән тапшыра. Моңа дәлил булып Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләре тора:

«Аллаһы Тәгалә рамазан рузасын фарыз итте, ә мин бу айда тәравих намазын укуны сөннәт кылдым».

Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Сөннәтемә һәм миннән соң килүче хак хәлифләрнең сөннәтенә иярүне васыять итеп калдырам». [3]

«Әд-Дүррүл-мүхтәр» китабында болай диелгән: «Тәравих – сөннәт мүәккәдә, хак хәлифләр һәм калган сәхабәләр (ир-атлар да, хатын-кызлар да) бу фикердә бердәм. Аннары имам Ибне Габидин рәхмәтуллаһи галәйһи дә әлеге намазның рәкәгатьләр саны 20гә тигез дип әйтә». [4]

أТөп дәлил булып Гомәр бин әл-Хаттаб радыяллаһу ганһуның кешеләрне җыюы һәм Губай бин Кәгабны имам итеп билгеләве, аңа 20 рәкәгать намаз укытырга боеруы тора.

Язид бин Руман рәхмәтуллаһи галәйһимәдән имам Мәлик китерә ки, кешеләр Гомәр бин әл-Хәттаб радыяллаһу ганһу вакытында тәравих намазын 23 рәкәгать укыганнар. Шулай ук Гали радыяллаһу ганһу дә әлеге намазны 20 рәкәгать итеп укырга боерган. [5]

Имам әс-Саури, ибн әл-Мөбәрак, имам әш-Шәфигый (рәхмәтуллаһи галәйһим) кебек галимнәр дә, тәравих намазы 20 рәкәгатьтән тора, дип исәпләгәннәр. Шулай ук имам әш-Шәфигый Мәккә халкының тәравих намазын 20 рәкәгать итеп укуларын күргән. [6]

Имам ән-Нәвави рәхмәтуллаһи галәйһи: «Тәравих намазы – сөннәт. Һәм ул 20 рәкәгать итеп укыла, һәрбер намаз 2 рәкәгатьтән тора», – дип әйткән. [7]

Ә Аллаһ яхшырак белүче.

[1] К. «Сахихүл-Бухари» № 2013

[2] К. «әл-Ихтияр ли тәгалилил-мүхтәр» т. 1, б. 68

[3] «әл-Мүхытүл-бурхани фил-фикхил-Н’умани» т. 1, б. 456

[4]. «әд-Дүррүл-мүхтәр» т. 2, б. 45

[5]. «әл-Мүгъни ли ибни Куддама» т. 2, б. 123

[6] «Сүнәнүт-Тирмизи» т. 2, б. 162

[7] К. «әл-Мүҗмәгү шәрхүл-мүхаззаб» т. 4, б. 31

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100