Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тараканнарның нинди файдасы бар?

Планетада тараканнарның 5 меңгә якын төре бар.

news_top_970_100
Тараканнарның нинди файдасы бар?
https://pixabay.com

Биолог Джордж Беккалони фикеренчә, планетада яши торган тараканнарның 5000 төренең бары тик утызы гына кешеләр өчен зыянлы. Калганнары исә әйләнә-тирәлек өчен файда китерә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Беренчедән, бу бөҗәкләр череп ята торган ризыкларны һәм хайван үләксәләрен ашый. 

Икенчедән, тараканнар үсемлекләр үсеше өчен кирәкле матдәләр бүлеп чыгара.

Өченчедән, алар үзләре кошлар, кайсыбер илләрдә хәтта кешеләр өчен ризык булып тора.

Тик кеше торагында яши торган тараканнар авыру таратырга мөмкин — аларның төп зыяны шул. Алар дизентерия, гастроэнтерит, урогениталь инфекцияләр, менингит, пневмония һәм башкалар авырулар ияртергә мөмкин. Тараканнар колакка кереп, җитди ялкынсыну китереп чыгаруы да ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100