Таракан агуы эчеп, бала комага киткән
Үлем белән яшәү арасындагы баланы әнисе тиз арада хастаханәгә китергән.
Түбән Кама районындагы авылда өч яшьлек бала таракан, кандала, черкиләр агулый торган дару эчеп, комада ята. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша, дип хәбәр итә НТР телеканалы.
Баланы әнисе хастаханәгә кома хәлендә китергән. Ул үлем белән яшәү арасында булган. Әнисенең тиз карар кабул итүе аркасында, ул табиблар кулына килеп җиткән, диелгән әлеге хәбәрдә.
Хәзер бала реанимациядә. Хәле авырайган очракта, аны Казанга китерәчәкләр.
Токсикологлар әйткәнчә, мондый агулану нәтиҗәсе бер-ике елдан да килеп чыгарга мөмкин. Агу бавырга, бөерләргә зыян китерә.
Халык арасында киң кулланылучы бу агуның хәтта парыннан да агуланырга мөмкин. "Әгәр бала агу ашаса, тиз арада костырырга, су бирергә, саф һавага алып чыгарга кирәк", - дип сөйләгән токсиколог-табиб Алмаз Садириев.