Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Таптыгыз оялчан кияү!» - Инстачылар Данир Сабировны тәнкыйтьли

Җырчы, пародия остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабирова Инстаграм битендә әти-әнисе белән төшкән фото куйган.

news_top_970_100
«Таптыгыз оялчан кияү!» - Инстачылар Данир Сабировны тәнкыйтьли
Александр Эшкинин

«Бәхетле бала!» — дип язган ул.

«Әти-әниең кияүләреннән уңганнар. Тфү-тфү, Ходай яман күзләрдән сакласын оялчан киявегезне», — дип комментарий калдырган җырчы Данир Сабиров.

Җырчының әлеге сүзләре инстачыларда каршылыклы фикерләр тудырган.

«Һаман шулай хатыныңның әти-әнисе акчасына, аларның өйләрендә яшәвеңне дәвам итәсеңме? Үзең бернәрсә дә булдыра алмыйсың бит! Ярый әле, әти-әниләрегез әйбәт. Алар булмаса, бергә тора алыр идегез микән?!» — дип ачуланган җырчыны бер ханым.

«Әниегезгә афәрин, бик уңган! Нишләр идегез ул булмаса. Ашарга кем пешерер, өйне кем җыештырыр иде?» — дип шелтәләгән башкасы.

«Шулай бәхетле бала булып, әти-әниле булып, ирең белән тигезлектә, балаларыңның шатлыгын күреп озак яшә!», «Таптыгыз оялчан кияү! Кеше фантазиясенә чикләр юк», «Артык кыланасың», «Кеше тормышын тикшермәгез», «Шундый кыз үстергәннәре өчен зур рәхмәт Миләүшәнең әти-әнисенә», — дип язучылар да бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100