news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тапшырулар алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина иң кадерле Яңа ел бүләген күрсәтте

news_top
Тапшырулар алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина иң кадерле Яңа ел бүләген күрсәтте
социаль челтәрләр

Телевизион тапшырулар алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина үзенең иң кадерле Яңа ел бүләген күрсәтте. Ул «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

«Мәктәп елларыннан башлап минем мактау кәгазьләрем, дипломнарым бик күп, һәм алар төрле юнәлеш буенча: уку, җыр, бию, йөгерү, чаңгы ярышлары, кул эшләре буенча да җиңү яулаган идем. Алар мине бүгенге көнгә алып килгәннәр икән.

Данлыклы, тарихи Камал театры бинасында әлеге бүләккә ия булу – аеруча да сөенечле! Минем хезмәт юлым башланган кадерле бина бит бу… Театр – минем укытучым! Әлеге бина минем турыда күпне белә, ул – минем якын дустым кебек.

Минем барлык хезмәтләрем мәдәнияткә барып тоташа: театрдагы эшчәнлегем, тапшыруларым, чаралар алып бару, оештыру… Аларда – минем күңелем чагылышы. Алар миңа рәхәтлек бирә.

Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм. Миңа ышанган, янымда булган һәркемгә рәхмәт!» – дип яза Гөлүсә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар