«Яңа гасыр» телеканалында тапшырулар алып баручы Айгөл Бәдретдинова икенче тапкыр әни булган. Алар тормыш иптәше белән Алия исемле кыз үстерә иде. 13 август көнне гаиләдә тагын бер кыз бала дөньяга аваз салган. Айгөл кызына Әдилә дигән бик матур исем сайлаган.
«Без сине шундый көттек. Бәхетебез, гаиләбезгә рәхим ит», – дип яза Айгөл шатлыгы белән уртаклашып.
Айгөлне тагын бер тапкыр әни булуы белән тәбрик итәбез! Сабыегыз үзегезне сөендереп, сау-сәламәт булып үссен!