Тапкан ана түгел, баккан ана...
Венера һәм Илнур бала турында озак хыялланды. Алар бала тууга озак әзерләнде, сәламәтлекләрен кайгырттылар, әкренләп кирәк әйберләрне ала башладылар.
Ниһаять, аларның хыяллары чынга ашты. Венера балага узды. Уңай тестны иренә күрсәткәч, бәхеттән икәүләп еладылар. Йөклелекнең өченче аенда балаларының кыз буласын белделәр. Алсу төстәге бантиклар, пеленкалар яныннан тыныч кына узып китә алмый башлады Венера, барысын да ала иде. Ә Илнур кичләрен башын хатынының түгәрәкләнеп килгән корсагына куеп, кызына үзе уйлап чыгарган җырларны җырлый. Бу бәхеттән Венераның күзләренә яшь тула иде.
Венера кызын вакытында тапты. Тулгаклары берничә сәгать дәвам итте, хатын арыды, хәлсезләнде, әмма яңа туган нарасыен күкрәгенә китереп салгач, аңа кабат көч кергәндәй булды, тулгак газаплары онытылды.
Алар ире белән алдан ук кызларына Зөлфия дип исем кушарга уйлаганнар иде.
Ана белән бала берничә көн бала тудыру йортында булды. Венера кызы белән әвәрә килеп бу көннәрнең ничек узганын сизмәде дә.
Бер көнне Венера һәм тагын өч хатын яткан палатага кулына бала тоткан шәфкать туташы килеп керде. Бу баланы яшь әниләр беренче мәртәбә күрә иде, шуңа күрә аптырап шәфкать туташына карадылар.
«Кичә безгә бу баланы калдырып киткәннәр. Чүп савыты яныннан табып алдык. Бәхеткә, малай белән бар да тәртиптә, әмма ул бик хәлсез, ач, аны ашатырга кирәк. Бәлки ярдәм итәрсез?» – диде шәфкать туташы.
Хатын-кызлар бу хәлгә шаккатты, кемдер баланы кызганып елап та җибәрде.
«Әнисе студент икән, моннан ерак түгел бер тулай торакта яши. Балага «отказной« язды. Шулай булгач...»
«Бичара бала», - дип ах-ух килде хатыннар.
Бу малайны беренче тапкыр алып кергәннән соң ук, палатадагы хатыннар аны үз итте, аны кайгырта башладылар. Берсе малайны бер көнне ашатты, икенчесе икенче көнне, әмма бала караусыз һәм ач калмады. Алар бу нарасыйны үзләренеке кебек кабул итте, яратты.
Беркөнне Илнур хатының хәлен белергә килгәч, Венераның кулындагы тупылтык сабыйны күрде һәм аның үз кызы булмавын аңламады да.
«Бигрәк матур инде кызыбыз!» – диде елмайды Илнур һәм кызының йөзенә төбәлде.
Венера көлеп җибәрде.
«Илнур, бу безнең кызыбыз түгел бит, бу малай», – диде хатын.
Илнур аптырап бер хатынына, бер аның кулындагы балага карады.
«Ничек инде?» – диде.
«Аны безгә берничә көн элек алып килделәр. Әнисе студент кыз икән. Баланы шушы роддом янында ташлап киткән, безнең табиблар табып алган бу малайны. Шушындый көзге салкында балаңны урамда ташлап калдыр әле, коточкыч бит! Шәфкать туташлары баланы карага, ашатырга ярдәм итүне сорады. Хәзер без аны бөтен палата белән карыйбыз», - дип аңлатты Венера.
Мондый хәбәрдән аптырашта калган ир берничә минут дәшми-тынмый утырды. Бер уй аның башына һич тә сыймый иде.... «Ничек үз балаңны уенчык кебек урамда ташлап калдырып була?»
«Кара, нинди сөйкемле ул!» – диде Венера малайның башын сыйпап.
Илнур да аны хуплап баш кагып елмайды.
«Илнур, җаным, кара әле, әгәр аның гаиләсе юк икән, без аны уллыкка алсак, ничек уйлыйсың?.. Бала үзен алырга кемдер килгәнне детдомда көтеп ятмасын. Кызыбыз Зөлфия белән бер көнне туганнар икән. Кызык бит...» – дип иренең күзләренә тутырып карады Венера.
Илнур борылды да, каядыр почмакка карап торды.
«Ләкин без бит аның генетикасын да, нәсел-нәсәбен дә белмибез. Бәлки аның авырулары бардыр, юк, мин моны хупламыйм, Венера», - диде Илнур.
«Ну, Илнур... Аңа гаилә кирәк, аңлыйсыңмы. Генетикасы нинди булса да барыбер түгелме? Сафсата бу! Мин бу балага ярату-наз, кайгырту, гаилә бүләк итәргә телим», - дип баланы күкрәгенә тагын да ныграк кысты Венера. Әйтерсең, шулай итеп ул баланы беркемгә дә бирергә, монда да калдырырга җыенмаганын аңлатырга теләде.
Бу баланы палатага алып кергәннән бирле, Венера малайны үз баласы кебек яратты.
«Кадерлем, зинһар өчен, үтенәм...» – дип иренең күзләренә тутырып карады Венера.
Илнур хатынының басымына, ялынуына түз алмады, биреште һәм малайны уллыка алырга ризалашты. Берничә көн узгач, алар документлар җыя башлады. Малайга Азамат дип исем куштылар. Венера роддомнан чыккач, Илнур икенче эшкә урнашырга мәҗбүр булды. Гаиләне тиешенчә тәэмин итәргә кирәк иде хәзер, чөнки гаилә көтмәгәндә генә ишәеп китте бит. Ә Венера өйдә балаларны карады.
Зөлфия белән Азамат бик дус-тату булып үсте, бергә уйнадылар, бар нәрсәне дә бергә эшләделәр. Аларның тышкы кыяфәтендә артык аерма юк кебек иде, әмма Азамат үсә төшкәч, күршедәге гайбәтче хатыннар Венера улын башка ирдән тапкан икән дип чыш-пыш килә башлады. Алар хәтта Илнурдан да оялып-кыенсынып тормады. Әмма ир тел бистәсе булган әби-чәбиләрнең бу сүз куертуларына бер дә игътибар бирмәде һәм аларга яхшы гына итеп җавап кайтара иде. Улларының үзләренеке түгеллеген Илнур белән Венера үзләре генә белә, ә калганнарга игезәкләр таптык дип әйттеләр. Искиткеч игезәк балалар.
Вакыт уза торды. Балалар тиз үсте һәм мәктәпне тәмамлар чорлары җитеп килә. Азамат та, Зөлфия дә университетка укырга керергә җыена. Зөлфия кечкенәдән биергә яратты, шуңа күрә хореография укытучысы булырга теләде. Ә Азамат механик булырга тели. Азамат мәктәптә сеңлесен беркемгә дә кыерсыттырмады һәм үзе дә бер сәбәпсез сугышып, теләсә кем белән эләгешеп йөрмәде. Икесе дә яхшы укыды, укуда бер-берсенә гел ярдәм иттеләр. Әти-әниләре балаларының мәрхәмәтле, тәрбияле булып үсүләренә сөенеп туя алмады.
Берсендә Азамат шактый катлаулы имтиханны биреп мәктәптән кайтып килә иде. Салмак кына атлап барганда, ул карлыккан тавышлы бер хатын-кызның үзенә эндәшүен ишетте. Артына борылып карагач, ул таушалган кием кигән, кулына кружка тотып, хәер сорашып утырган бер хатынны күрде.
«Әй, егет, бер ипилек акча бирче...» – диде бу хатын егетнең йөзенә карап.
Хатын тетрәнеп китте. 18 ел элек үзен ташлап киткән сөйгәненә ике су тамчысы кебек охшаган иде бу егет...
«Егет, исемең ничек синең?» – дип сорады.
Азамат җитди кыяфәт чыгарып, хатынның йөзенә карады, шулай да исемен атады.
«Ә кайчан тудың син?» – дип сорады сукбай хатын.
«Нәрсәгә кирәк сезгә минем кайчан тууым?» – диде Азамат.
«Башта әйт, аннан белерсең», - диде хатын.
Азамат туган көнен әйтте.
Хатынның йөзе караңгыланып китте.
«Әниең кайда? Өйдәме?» – дип сорады.
«Тагын кайда булсын. Инде мин яраткан бәрәңге боламыгы белән котлетларны пешереп куйгандыр», - диде егет.
«Аңлашылды» – диде хатын һәм кулындагы кружкасын сузды.
Азамат хатынның кружкасына акча салды һәм тизрәк китү ягын карады. шулай да бу сәер хатын аны бу сораулары белән куркытты.
«Бигрәк сәер», - дип уйлады Азамат.
Егет урам чатыннан борылуга «Булмас, булмас...» дип уйлады сукбай хатын.
«Мин ялгыша алмыйм, бу ул!» – диде хатын һәм малайның кайда яшәгәнен белергә теләп аның артыннан барырга уйлады.
Хатын Азаматны куып тотты һәм сиздермичә генә аның артыннан өенә кадәр барды. Ул малайның кайсы подъездга кереп киткәнен карап торды, адресны исендә калдырды. Сукбай хатын китәргә җыенганда, кибеттән чыгып килгән бер хатынны күрде. Хатын нәрсә булса, шул булыр дип, турыдан-туры сорады.
«Исәнмесез! Гафу итегез, сез бу подъезда яшәүче Азаматның әнисен белмисезме? Ул 18 яшьләр тирәсендәге, озын буйлы, аксыл чәчле сайлый», - диде хатын.
«Азаматның әнисе? Ну миндер инде, алайса. Безнең подъездда бер генә Азамат яши, ул минем улым», - диде кибеттән чыккан хатын.
«Чынмы?» – дип аптырады сукбай хатын.
«Әйе. Ә сезгә нәрсә кирәк?» – дип сорады Венера.
«Азамат кайда укый?» – дип тагын сорады хатын.
Венера мондый көтелмәгән сорауларга җавап бирергә теләмәде.
«Нәрсәгә кирәк сезгә болар?» – диде ачуы килеп.
«Ә аның бертуганнары бармы?» – дип тагын үҗәтләнеп сорады сукбай хатын.
«Тәк, ханым. Мин сезнең кем икәнне белмим, ләкин улымнан ераграк торыгыз. Аның турындагы сорауларга җавап бирергә җыенмыйм» – диде Венера һәм бу сәер хатыннан тизрәк котылыр өчен подъездга керергә ашыкты.
Әмма кереп китәргә өлгермәде.
«Теге вакытта роддомда чүп савыты янында мин улымны ташлап калдырдым. Улым аның әнисе булуымны белә», - диде теге хатын.
Венера аптырашта калды, улының бу яңалыкны ничек кабул итүен, аның шок хәлендә булуын күз алдына китерде. Улы үзенең урамда табылган бала булуын, Илнурның, Венераның үз әти-әнисе булмавын белүне һич тә теләми иде. Ул тиз-тиз атлап, сукбай хатын янына килде.
«Нәрсә телисез, сез?» – дип сорады ачуы килеп.
«Акча инде, нәрсә булсын», - дип көлемсерәде хатын.
«Әгәр минем улымны һәм аның кайда яшәгәнен онытсагыз, мин сезгә акча бирәм», - диде Венера.
Сукбай хатын елмайды.
«Яхшы. Миңа 50 мең кирәк», - диде ул.
«Яхшы. Мин хәзер алып чыгам», - дип җавап бирде Венера.
Кулындагы пакетларның сабына чытырдап ябышты Венера һәм тизрәк баскычтан менеп китте. Улына тормышының мондый куркыныч нечкәлекләрен белдермәс өчен ул барысына да әзер иде. Сукбай хатын да Венера артыннан иярде һәм Венера аны күрмәсә дә, бу хатынның үзалдына елмаеп барганын төгәл белә иде.
«Хәзер», - диде дә фатирга кереп китте.
Ә сукбай хатын бусагада көтеп калды. Фатир хуҗабикәсе сейфтан кирәкле сумманы алды, тиз генә пачкага төрде һәм ишек янына килде.
«Мәгез, алыгыз. Ээээ...» – диде кем дип дәшәргә белмичә, төртелеп калды.
«Ильмира», - диде хатын.
«Алыгыз, Ильмира. Үтенәм сездән, башка монда килеп йөрмәгез һәм Азаматка кагылмагыз. Улымның бу хәлләр турында белүен теләмим. Бу аның өчен әйбәт. Әмма бер соравым бар. Ни өчен ташлап калдырдыгыз сез аны?» – диде Венера.
Ильмира пырылдап кына куйды.
«Мин яшь идем, җүләр идем. Бер егеткә гашыйк булдым, балага уздым, ә авырлы булуымны белгәч, ул мине ташлап качты. Үзем дә ачлы-туклы яши идем, нинди бала карау анда! Менә шуңа роддом янында ташлап киттем инде мин аны, ләкин менә син алып үстергәнсең бит әле», - диде Ильмира.
«Бигрәк каты бәгырьле сез. Аны балалар йортына биреп булмый идеме соң? Ул вакытта шундый салкын көннәр иде бит, ә ул үлгән булса?», - диде Венера.
«Ну, язмышы шулай булган димәк», -диде Ильмира әллә ни исе китмичә.
Сөйләшүенә караганда, Ильмира бу куркыныч адымы өчен тамчы да үкенми иде булса кирәк.
Бу сүзләрдән соң Венера үз артында аяк тавышлары ишетте, борылып карагач, артында Азаматны күрде дә, авыр сулап авызын каплады. Егет агарынган, күзләрендә яшь юк, әмма нәфрәт һәм ачу гына иде. Ул Венерага түгел, ә үзенә оятсызларча елмаеп карап торган Ильмирага туп-туры карап тора иде.
«О, сәлам, улым!» – дип шатланып әйтте Ильмира.
Әмма аңа җавап итеп елмаючы булмады.
«Аңлыйсыңмы...» – дип сүз башлаган иде Ильмира, ләкин Азамат аны бүлдерде.
«Юк, аңламыйм! Яхшы кулларга эләгүем өчен мин бик шат, әле ярый мине син тәрбияләмәгәнсең! – Азамат Ильмира янына килде дә, кулындагы акчаны тартып алды һәм әнисенә кире бирде. – Ычкыныгыз моннан, мине сезне белергә дә, күрергә дә теләмим һәм минем гаилә сезгә бернәрсә дә тиеш түгел!» – диде Азамат.
Бу сүзләрдән соң, ул Ильмираның борын төбендә ишекне шапылдатып япты һәм әнисенә борылды. Венераның иреннәре дерелди, күзләренә мөлдерәп яшь тулган, карашында курку иде...
«Улыкаем, Азамат. Без әтиең белән сиңа берни дә әйтергә уйламаган идек...» – диде Венера.
Әмма ачуланыр, кычкырыр урынга, Азамат әнисен кысып кочаклады.
«Син минем әнием. Әти, син һәм Зөлфия – минем гаиләм. Хәзер булган хәл сиңа булган мөнәсәбәтемне һәм бигрәк тә сине яратуымны тамчы да үзгәртми, әни! Әйдә, бу хәл икебез арасында гына калсын, яме?» – дип елмайды Азамат.
«Яхшы, улым. Шулай булсын», - диде Венера.