Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәнзилә һәм Айрат Гыйлемхановлар гаиләсеннән иван-чәй киптерү ысулы

news_top_970_100
Тәнзилә һәм Айрат Гыйлемхановлар гаиләсеннән иван-чәй киптерү ысулы
Фото: © Гөлүзә Василова

Чыгышлары белән Биектау районыннан булган Казанда яшәүче Тәнзилә һәм Айрат Гыйлемхановлар гаиләсе иван-чәйне эре яфраклы һәм бөртекле (гранулированный) итеп тә ясаган.

«Иван-чәй (кырлыган) үләненең яфрагын җыярга, юарга һәм суын саркытырга. Аннары бурсырга (ферментацияләнергә) куярга. Моның өчен яфракның суы чыкканчы кул белән яхшылап уарга, кәстрүлгә тыгызлап тутырырга һәм өстенә авыр әйбер бастырып куярга кирәк. Ул якынча 1,5 тәүлек тора. Яфраклар төсен үзгәртә, аннары аларны киптерергә куярга була», – дип сөйли гаилә башлыгы.

Чәйнең әйбәт итеп бурсыганлыгы тәменә карап билгеләнә: аннан чәчкә исе килеп тора. Бурсыту процессы озаккарак китсә, чәйдән силос исе килә башлый. Шуңа, тәмле чәчәк исе килә башлау белән үк, иван-чәйне киптерә башларга кирәк.

Искәрмә: иван-чәйне каты итеп эчәргә ярамый. Ул кан басымын төшерә. Шуна сыек кына ясап эчәргә кирәк!

Видеолар: Гыйлемхановлар гаиләсе архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100