Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танышына телефон алып биргән 34 яшьлек хатынны буып үтергәннәр

news_top_970_100
Танышына телефон алып биргән 34 яшьлек хатынны буып үтергәннәр
https://www.bashinform.ru/

34 яшьлек хатынны эзләргә ярдәм итүне сорап, 15 декабрьдә кич белән Уфа полициясенә мөрәҗәгать итәләр. Әнисе сүзләренчә, аның кызы кич белән өйдән чыгып киткән, баласын калдырган. Әнисе, кызым көндез эштә булгандыр, дип фаразлый. Тик кич белән әйләнеп кайтмагач, борчыла башлый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, югалган хатын такси чакырган. Аның шоферын, хатын барган адресны ачыклыйлар. Әлеге фатир арендага бирелә торган була. Фатир хуҗасын чакырып, ишекне ачкач, өйдә хатын мәете табыла. Аны буып үтергәннәр.

Җинаять эше ачыла. Шаһитларны сораштыралар. Җинаятьтә шикләнелүче кеше дә билгеләнә. Уфада яшәүче 33 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар, ул моңа кадәр дә хөкем ителгән. Ир-ат Кырмыскалы районында качып яткан.

Якынча белешмә буенча, югалган хатын таныш ир-ат янына килә. Арендага алынган фатирда алар талаша башлый. Моңа кадәр хатын әлеге танышына рассрочкага телефон алып биргән булган. Ләкин танышы бурычны түләргә ашыкмый, ә телефонны ломбардка тапшырган. Хатын танышының бу гамәлен белеп, борчыла, талаш чыга. Ир-ат хатынны буа башлый. Хатын үлгәнен аңлагач, ул качып китә, дип сөйләгәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган, ул изоляторда. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100