Эчке эшләр министрлыгы танышу сайтларында яңа алдау схемасы турында хәбәр итте. Бу турыда РИА Новости яза.
РФ Эчке эшләр министрлыгы материаллары буенча, җинаятьчеләр корбанын танышу сайтларында таба. Аннары очрашу өчен театрга барырга тәкъдим итәләр һәм билет өчен түләргә сылтама җибәрләр.
Яңа танышы белән очрашырга җыенган кеше билет сатып ала, акча түли, тик билет аның почтасына килми.
Аннары җинаятьчеләр билет сату хезмәте белгече булып шалтырата һәм, билет акчасын кайтару өчен, күбрәк акча түләп торырга күндерә, диелә хәбәрдә.