Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танышу сайтларында хатын-кызлар алданган, акчаларын югалткан

news_top_970_100
Танышу сайтларында хатын-кызлар алданган, акчаларын югалткан
www.ntv.ru/видеодан скриншот

Кемероводан бер ир кеше һәм аның ике улы интернетта танышырга теләгән хатын-кызлар белән язышып, алардан алдау юлы белән акча алганнар. Үз корбаннарына алар Парижга, Миланга яки теләсә кайсы башка Европа шәһәренә күченү турында сөйләгәннәр. Хәзер өчесе дә суд каршына басты, дип сөйли «НТВ» каналы.

Гаепләнүчеләр: әтиләре Евгений Сарбайцев һәм аның ике улы Дмитрий һәм Роман. Алар барысы да танышу сайтларында, МГУны тәмамлап, Франциягә күчеп киткән Мәскәү кешесе – 36 яшьлек Николай образында булганнар. Алдау схемасы стандарт була: матур сүзләр, киләсе көнгә изге теләкләр һәм көтелмәгән сюрприз.

Зыян күрүче Наталья Дзюба: «Аннары ул кинәт кенә үзенең шундый яхшы кеше булуын һәм бик кыйммәтле бүләк җибәрүен әйтте. Соңрак почтада бөтен эшләрне дә эшләп бетермәгәнен, бер пошлина түләнмәгәнен хәбәр итте. Миңа посылка килеп җитсен өчен 1-2 доллар акча түли алмыйммы икән, дип сорады», – дип сөйләгән.

Шуннан соң яңа бәхетсезлек очраклары башланган.

Зыян күрүче Елена Суховольская исә: «Бүләк кайдадыр чиктә тоткарланып калган. Ул еракта булганга күрә, саклау өчен һәм таможня түләүләрен түли алмый. Аны югалту бик кызганыч булачак, чөнки анда – асылташлар белән бизәлгән матур беләзек», – дип искә ала.

Сарбайцевлар башкаруында Николай берничә ел эшләгән. Аның исәбендә – бөтен ил буйлап 100гә якын криминаль эпизод. Әле бу – исбатланганнары гына. Хатын-кызларның күбесе, мошенникка 20 мең сумнан да артык җибәрмичә, вакытында туктаганнар. Әмма Сарбайцевларга күбрәк биргән очраклар да билгеле. Хәзер аталы-уллылар тиененә кадәр кайтарып бирергә вәгъдә итәләр. Кайбер зыян күрүчеләр белән аларның адвокатлары инде элемтәгә кергән. Хәер, барысы белән дә тыныч хәл итеп булуы икеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100