news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танышу сайтларында мошенниклар аккаунтларын ничек аерырга?

news_top

Мошенниклар танышу сайтларында ясалма фәһем ярдәмендә профильләр булдырырга мөмкин. Мондый аккаунтларны чыннарыннан шаблон буенча язылган смслар һәм видеоэлемтәдән баш тарту аша аерып була. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко кисәтә. Бу хакта РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, танышу сайтларында ясалма фәһем ярдәмендә булдырылган профильләр еш очрый. Белгеч аңлатканча, аларны мошенниклар кешеләрнең акчаларын һәм шәхси мәгълүматларын урлау максатыннан ясый.

«Иң беренче чиратта, фотода йөзнең артык симметрияле һәм камил булуына игътибар итәргә кирәк. Шулай ук күзләрнең яки тешләрнең табигый булмавы да фотодагы кешенең нейрочелтәр ярдәмендә ясалуын күрсәтә ала. Төрле фотоларда фондагы детальләрнең бер-берсенә туры килмәве дә шик уятырга тиеш.

Моннан тыш, мошенниклар бертөрле, алдан әзерләнгән хатлар яза, видеоэлемтәдән баш тарта, тиз арада мәхәббәтен белдерә һәм акча сорый», – дигән Петр Щербаченко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар