Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Танышлары таларга кергән». 1995 елда Башкортстанда ир белән хатынны үтерүче табылган

news_top_970_100
«Танышлары таларга кергән». 1995 елда Башкортстанда ир белән хатынны үтерүче табылган
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, https://www.bashinform.ru

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Ростов өлкәсендә яшәүче 53 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Ул «башка җинаятьне яшерү максатыннан 2 кешене үтерү», «җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәт эшчәнлеген башкаруга бәйле рәвештә полиция хезмәткәренең гомеренә янау» маддәләре буенча гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 1995 елның 28 гыйнварында иртә белән Салават шәһәренең Ленинград урамындагы фатирны талыйлар һәм ир белән хатынны үтерәләр. Күршеләре чакыру буенча урынга килгән хокук саклаучылар – 2 милиционер җинаятьчеләрне туктатмакчы була, ләкин аларның берсе ут ача, милиционерларның берсе яралана. Аннары җинаятьчеләр качып китә, һәм аларны тоткарлый алмыйлар.

2022 елда тикшерүчеләр һәм криминалистлар эш материалларын кабат өйрәнә, шаһитларны сораштыра, үтерелгән ир-атның Оренбургта яшәүче кешеләр белән элемтәләрен ачыклыйлар. Шулай итеп әлеге җинаятькә моңарчы хөкем ителгән 3 ир-ат катнашы булуы ачыклана. Җинаятьтә шикләнелүчеләр – 52 һәм 53 яшьлек ир-атлар – Росгвардия хезмәткәрләре ярдәмендә Ростов өлкәсендә тоткарлана.

Тикшерү версиясе буенча, 1995 елның гыйнварында 3 ир-ат Салават шәһәрендә яшәүче таныш эшмәкәргә һөҗүм итәргә килә. Корбаннарының өе янына җиткәч, һөҗүмне оештыручы ир-ат урамда сакларга кала, икесе пистолет, мылтык һәм граната тотып, эшмәкәрнең фатирына бәреп керә, биредә эшмәкәрнең хатыны да була. Корал белән янап, алар ир белән хатынны кыйный, бәйләп куя һәм акча таләп итә башлый. Ләкин милиция хезмәткәрләре килүен белеп алгач,  алар ишек шакыгач, җинаятьчеләр ир белән хатынның башына ата. Аннары милиционерларга да аталар.

Шуннан соң җинаятьчеләр икенче каттагы күршеләр фатирына бәреп керә, аларның тәрәзәсе аша урамга чыгып качалар.

Җинаять эше судка тапшырганнар. Тиешле вакыт узу сәбәпле, 51 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылмаган. Һөҗүмне оештыручы ир-атны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100