Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Танышлардан бурыч, кредит алып, табыш эшләмәкче». Татарстан кешесе 8 миллион югалткан

news_top_970_100
«Танышлардан бурыч, кредит алып, табыш эшләмәкче». Татарстан кешесе 8 миллион югалткан
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бөгелмәдә яшәүче ир-ат, акча эшләргә маташып, 8 миллион сумнан колак каккан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

2024 елның маенда ул табышлы кертем турында реклама күреп ала һәм игъландагы номерга шалтырата. 57 яшьлек ир-ат шулай итеп интернет-мошенниклар кулына эләгә.

Ул инвестицияләр белән акча эшләргә маташа. Таныш булмаган ир-ат аны махсус сайтта теркәлергә күндерә, беренче сумма итеп 6 мең салырга кирәк була.

Виртуаль хисапта «табыш арта» башлый, ир-ат миллион сум кертергә карар кыла. Табыш артуын күреп, ул акча салуын дәвам итә, аннары танышларыннан бурычка акча ала, кредитлар рәсмиләштерә башлый.

8 ай эчендә ул мошенниклар хисабына акча күчерә, аннары «хезмәт хакын чыгармакчы» була. Шуннан соң «инвесторлар» элемтәгә чыгудан туктый, аны блокировать итәләр.

Хәзер гомуми сумма 8 миллион 34 мең сум тәшкил итә. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100