Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танышын үтереп, мәетнең башын болгарка белән кисеп алган Чаллы кешесен хөкем иттеләр

Җинаять эзен яшерү өчен, 53 яшьлек ир-ат мәетне елгага илтеп ташлаган.

news_top_970_100
Танышын үтереп, мәетнең башын болгарка белән кисеп алган Чаллы кешесен хөкем иттеләр
https://pixabay.com

2019 елда 28 сентябрьгә каршы төндә Чаллыдагы йортларның берсендә ике ир-ат исерек була, алар талаша башлый. Шуннан соң җинаятьче пычак ала һәм танышының күкрәгенә кадый. 53 яшьлек ир-ат яралана һәм урында ук үлә. Бу фаҗига турында «Челнинские известия» хәбәр итте.

53 яшьлек җинаятьче эзен яшерү өчен мәетне тураклый. Иптәше үлүен аңлагач, ул болгарка пычкысы ала һәм мәетнең башын кисә. Аннары мәетне хуҗалык сумкасына салып фатирдан алып чыга һәм елгага илтеп ташлый. Бу турыда ул үзе сөйләп биргән.

Башта мәетнең башы табыла, аннары водолазлар аның башка өлешләрен дә эзли.

Суд бу кешене үтерүдә гаепле дип тапкан һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу вакытны ул каты режимлы колониядә үткәрәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100