Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танышын һәм аның улын үтергән кешене 26 елдан соң тотканнар

21 яшьлек кунак егет 56 яшьлек хуҗа хатынны, аның 33 яшьлек улын үтереп качкан булган.

news_top_970_100
Танышын һәм аның улын үтергән кешене 26 елдан соң тотканнар
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсендә ике кешене үтергән җинаятьчене 26 елдан соң Анапа шәһәрендә тотканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Югары Серги бистәсендә яшәүче Дмитрий Дрягин 1993 елның 16 августында Бисерть бистәсенә кунакка килә. Бу вакытта аңа 21 яшь була. Дмитрий 56 яшьлек хатынны һәм аның 33 яшьлек улын үтерә. Алар табын корып утырганда талаштан соң фаҗига килеп чыга.

«Талаш вакытында ул үтерү максатыннан таныш хатынына күп итеп пычак кадый, Җинаятьче мәрхүмәнең битенә, гәүдәсенә, аяк-кулларына суга, аш-су пычагы белән күкрәк читлегенә чәнчи», — дип сөйләгәннәр Свердловск прокуратурасында.

Дрягин мәрхүмәнең улын кыйный башлый, тибә, куллары белән суга. Аннары әнисенә кадаган пычак белән улын да яралый. Яралар мәрхүм ир-атның битендә, гәүдәсендә, аяк-кулларында була. Әнисе дә, улы да урында ук үлә, Дрягин качып китә.

Хокук саклаучылар җинаятьченең шәхесен ачыклый, аны федераль эзләүгә бирәләр. Аны 26 елдан соң гына, 2019 елның августында Анапада юл инспекторлары туктаткач кына табалар.  

«Документлары булмаган гражданин, инде ничә еллар узгач эзләмиләр дип уйлап, үзе турында чын белешмәне бирә. Эзләнә торган кешеләр исемлегеннән тикшергәч, инспекторлар бу кешенең инде күптән эзләнә торган җинаятьче булуын ачыклый. Ир-атны тоткарлыйлар һәм Свердловск өлкәсенә китерәләр», — дип сөйләгән Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

Түбән Серги районы суды Дмитрий Дрягинны ике кешене үтерүдә гаепле дип тапкан һәм ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Ул бу вакытын гомуми режимлы колониядә уздырачак. Дрягин гаебен танымаган. Ул зыян күрүчеләр хисабына икешәр миллион сум күчерергә тиеш, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100