Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таныш булмаган кешеләрне машинасына утырткан Ирина Әхмәтова югалган

Таныш булмаган кешеләрне машинасына утырткан Ирина Әхмәтова югалган

news_top_970_100
Таныш булмаган кешеләрне машинасына утырткан Ирина Әхмәтова югалган
23 декабрь көнне Мәскәүдән Тулага чыгып киткән Ирина Әхмәтова югалды, дип хәбәр итә "Тульская пресса" басмасы. Ирина интернет аша танышкан бер ир-ат белән хатын-кызны юлдаш итеп алган булган. Ул элек тә шулай юлдашлар утыртып акча эшли торган булган.

Ирина юлдашларын "Аннино" метро станциясе янында утыртып алып киткән, бу хакта ул иренә әйткән. Мәскәү янындагы Серпухов шәһәре тирәсендә ул телефонын алмый башлый, ә Ярославль тирәсеннән үткәндә телефоны бөтенләй сүнә.

27 декабрь көнне Әхмәтованың әтисе тикшерү органнарына кызының югалуы турында гариза яза. Тикшерү комитетының Мәскәү идарәсе "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү комитеты Иринаның машинасына утырган 39 яшьлек ир-атны эзли башлый. Ул ир-атның элек көчләү өчен җинаять җаваплылыгына тартылганы мәгълүм.

"Лента.ру" әлеге ир-ат турында белешкән. Иринага юлдаш булып утырган ир кеше көчләү һәм мошенниклык өчен озак "утырган" һәм берничә ел элек азат ителгән. Хәзерге вакытта ул ир-атның кайда булуы мәгълүм түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100