Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таныш булмаган ир-ат бер егетнең колагын төптән тешләп өзгән

Табиблар өзелгән колакны тоташтырып тегеп куя алмаган.

news_top_970_100
Таныш булмаган ир-ат бер егетнең колагын төптән тешләп өзгән
https://pixabay.com/

Мәскәүнең Түбән Беренче май урамында яшәүче егеткә колагын Измайлов паркына җирләп куярга туры килгән. Кибеттә килеп чыккан җәнҗалда бу ир-атның колагын бөтенләй чит кеше тешләп өзгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

«МК» хәбәрчесе ачыклаганча, чит кешенең колагын тешләп өзгән ир-атның шәхси кайгысы булган. В. исемле бу кешенең бик яраткан танышы үлгән. Ир-ат мәрхүмәне җирләгән, аннары салып йөри башлаган. Бер мизгелдә исерек ир-ат бөтенләй контролен югалткан. Ул азык-төлек сата торган кибет янына килгән. Кибет өстендәге видеокамерага карап, әшәке сүзләр кычкырган. Бу вакытта кибеткә тагын бер ир-ат К. килә. Ул якында урнашкан тулай торакта яши. К. сохарый ала һәм кассада акча түли, үзенә В. кычкырганын ишетмәмешкә салыша. Ләкин берничә минуттан К. кибеттән чыга һәм аңа исерек В. һөҗүм итә. Сугыш озак булмый, В. дошманының уң колагын тешли һәм бөтенләй өзеп ала. Аннары В. кача, ул Измайлов паркына таба йөгерә. Шулай да аны тиз арада тоткарлыйлар.

К. колагын кабат тоташтырып тегеп куярлар дип өметләнә. Ләкин ул колагын кан күлләвегендә табып ала, тулай торакка алып кайта һәм суыткычка куя. Ләкин табиблар колакның тегеп куярлык булмавын әйтә. Шуннан соң К. колагын паркка алып барып җирләргә мәҗбүр була.

В. ны исә ике елга төрмәгә утырталар. Тикшерү барган вакытта В.ның хатыны үлеп китә, шуңа күрә аңа хөкем карарын йомшарталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100