«Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез»: мошенниклар ничек фатирсыз калдыра
Куркыталар, террористларга һәм Украина Кораллы көчләренә иганә итү турында әкиятләр сөйлиләр, ә соңыннан кешеләрне үз торакларын сатарга мәҗбүр итәләр – кызганыч, мошенниклыкның мондый схемалары ешрак очрый башлады. Аферистлар кешеләрне фатирсыз калдыра, ә мошенниклар корбаныннан күчемсез милек сатып алган кешеләр акчасын да, яңа өйгә күченү мөмкинлеген дә югалта.
«Схема һәрвакыт бертөрле»
Таныш булмаган кеше белән телефоннан сөйләшү коточкыч бәла булып тәмамланырга мөмкин. Мошенникларның, алдап, кешеләрне йортларыннан мәхрүм итү очраклары ешайды. Ышанучан пенсионерлар ешрак тозакка каба, аларның башын бутау да, куркыту да җиңелрәк. Аферистларның Татарстан халкын ничек йортсыз калдыруы турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.
«Схема һәрвакыт бертөрле – мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка керү мөмкинлеген кулга төшерә. Анда керү өчен кодны кешеләр үз ихтыярлары буенча диярлек җибәрә. Аферистлар чәчәк китерүчеләр, салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы булып кылана, алар теләсә нәрсә уйлап чыгара ала, мәсәлән, сезгә чәчәк җибәргәннәр, дип әйтергә мөмкиннәр», – дип сөйли ул.
Таныш түгел кеше ышанычны яулап алгач, кешегә Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен код килә. Мошенниклар СМСтагы саннарны әйтүне сорый һәм булачак корбаннары турында бөтен мәгълүматны кулга төшерә, дип аңлата Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.
«Аннан икенче шалтырату була. Бу юлы аферистлар Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре яки тагын башка кеше булып сөйләшә, шәхси кабинетка хокуксыз керү булган, барлык шәхси мәгълүматлар да мошенниклар кулына эләккән, һәм алар сезнең исемнән генераль ышанычнамә ясап өлгергән, дип әйтә. Шул ук вакытта көч ведомстволарыннан ялган хезмәткәрләр, тагын әллә кемнәр шалтырата башлый. Аларның бурычы – кешенең башын бутау һәм куркыту», – дип кисәтә Рәдис Йосыпов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Алар кешене, тикшерү бара, дип ышандыра, документларның ялган фотоларын җибәрә, ышанычнамә Украина гражданинына теркәлгән, һәм ул кредит алырга, счеттагы бөтен акчаны күчерергә, бөтен милекне, шул исәптән торакны да үз исеменә күчереп язарга мөмкин, дип әйтәләр.
«Кешене, мошенникларны тоткарлау буенча операция башкарыла, дип ышандыралар»
Алга таба киләсе этап башлана: кешегә, хәзер ул Украина кораллы көчләрен, террористларны яки экстремистларны финанслауда шикләнелә, дип хәбәр итәләр.
«Кайбер очракларда аферистлар корбанның фатиры инде сатуга куелган һәм аны сатудан кергән бөтен акча тыелган оешмаларны финанслауга тотылачак, дип әйтә. Фатирны саклап калу һәм җинаять җаваплылыгыннан качу өчен, алар фатирны фиктив рәвештә сатарга, ә акчаларны имин счетка күчерергә тәкъдим итә. Мошенникларны тоткач, фатир үзеңдә кала, дип ышандыра», – дип аңлата Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.
Фото: © «Татар-информ»
Практика күрсәткәнчә, мондый аралашу вакытында мошенниклар корбаны, оператив гамәлләр башкарыла, һәм алар җинаятьчеләрне тотарга булыша, дип нык ышана. Аларны, бу хәлләр турында бер генә кеше дә белергә тиеш түгел, юкса, имеш, тикшерү серләрен ачкан өчен рәшәткә артына эләгергә мөмкин, дип ышандыралар.
«Бу вакытта фатир сатуга куела – аферистлар сатып алучы таба. Кеше үзе Күпфункцияле үзәккә бара, фатир сатуны рәсмиләштерә һәм акча ала, соңыннан аны мошенникларның курьерына тапшыра. Еш кына Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре фатир хуҗасыннан таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгәнме, фатирны үз теләге белән сатамы икәнен белешә. Һәм кеше бу сорауларның барасына да мошенниклар өйрәткәнчә җавап бирә», – дип сөйли Рәдис Йосыпов.
Мошенниклар МФЦда бирәчәк сораулар турында корбанын алдан ук кисәтеп куя һәм аңа легенда уйлап чыгара. Мәсәлән, фатирын сатучы кеше балалары яки башка туганнары янына күченеп яшәргә җыена.
«Бары тик яңа хуҗалар фатирны бушатуны сорагач кына, кеше шушы вакыт дәвамында мошенниклар белән аралашуын аңлап ала. Кайвакыт мондый аралашу берничә ай дәвам итә. Еш кына прокуратура, сату-алу килешүен гамәлдә түгел дип тану өчен, торак хуҗалары яклы була. Бу очракта сатып алучы фатирсыз да, акчасыз да кала», – дип сөйли ул.
Фото: © «Татар-информ»
«Күптән түгел алынган кредитлар, счеттан акча алу – кешенең мошенниклар белән аралашуының тагын бер билгесе»
Үз иминлегеңне саклау өчен, документларны имзалар алдыннан, сатучының мошенниклар басымы астында булмавына инанырга кирәк. Аның туганнары белән сөйләшегез, чит номер абонентлары белән озакка сузылган сөйләшүләр, мессенджерларда язышулар булу-булмавын, телефонда яңа кушымталар барлыкка килүне белү өчен, телефонын карарга сорагыз. Хуҗаның фатирны сату сәбәпләренә дәлил табыгыз. Мәсәлән, ул чыннан да туганнары янына күченеп китәргә җыенамы икәнен сорагыз.
«Күптән түгел алынган кредитлар, счеттан акча алу – кешенең мошенниклар белән аралашуының тагын бер сәбәбе. Фатир сату – аферистлар үз корбаныннан булдыра алганның барын да «сыккач» була торган финал стадиясе. Күчемсез милек сатып алганчы, бөтен мәгълүматны ныклап тикшерергә киңәш итәм», – диде ул.
«Хокук саклау органнары һәм көч структурасы хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратмый һәм кредит алырга яки фатир сатарга күндерми», – дип сөйли Рәдис Йосыпов.
«Беренче чиратта, чын хезмәткәрләр сөйләшү өчен бүлеккә чакыра. Гадәттә, мошенниклар сезнең акчаны күчерә торган «имин счет» дигән төшенчә юк. Сезне, банкта һәм полициядә мошенниклар эшли, беркемгә дә ышанырга ярамый, дип ышандырырга мөмкиннәр, алар, шулай итеп, гүя корбаннарын гипнозлый, паника тудыра. Шуңа күрә, әгәр таныш булмаган номердан шалтыратсалар һәм СМСтагы кодны әйтүне сорасалар, яки шундый сафсата сата башласалар, иң яхшысы сөйләшүне, хәтта, башлап та тормагыз», – дип кисәтте Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.
Фото: © «Татар-информ»
«Мошенниклар, тораксыз гына түгел, ә автомобильсез дә калдыра»
Аферистларның фатир сатарга күндерү очраклары бик күбәйде, шуңа күрә нотариуслар, Күпфункцияле үзәк һәм башка шундый структура хезмәткәрләре үзләренә мөрәҗәгать итүченең халәтен күзләренә карап аңларга өйрәнеп беткән һәм кешенең мошенниклар басымы астында булуын да еш сизәләр. Аңа сораулар бирә башлыйлар, Эчке эшләр министрлыгыннан, прокуратурадан яки ФСБдан берәрсе белән сөйләшкәнме-юкмы икәнен сорыйлар. Шуның аркасында еш кына күңелсез нәтиҗәләрдән котылып була.
Иминлекне кайгыртуның тагын бер ысулы – шәхси катнаштан башка күчемсез милек сатуга Росреестрда тыю ясарга була. Әгәр сез фатир сатып аласыз, ә сатучы бу эштә үзе катнашмый, ә ышанычлы кешесе аркылы эшли икән, ышанычнамә номерын Нотариаль палатада тикшерегез.
«Мондый схема буенча мошенниклар, тораксыз гына түгел, ә автомобильсез дә калдыра. Күптән түгел Әлмәттә яшәүче кеше үз автомобилен ярты бәясенә сатып җибәрде. Машинасын сатарга аны мошенниклар күндергән, янәсе, бу – фиктив килешү була, дип ышандырганнар, ә акчаны ул курьерга тапшырган. Сатып алучы автомобиль сорап килгәч, ул үзенең мошенниклар тозагына эләгүен аңлап ала», – дип мисал китерде Рәдис Йосыпов.
Хокук сакчылары курьерлар акчаны кураторларына тапшырганчы үз вакытында тотып өлгергән очраклардан кала, еш кына бу хәлләр кешенең милексез, акчасыз калуы белән төгәлләнә. Эчке эшләр министрлыгында үз туганнарың белән сөйләшергә, аларга мошенникларның нинди схемалар куллануы турында сөйләргә, таныш булмаган кешеләр белән телефоннан сөйләшмәскә һәм телефоннан нинди дә булса мәгълүматны хәбәр иткәнче, сезнең белән киңәшергә тәкъдим итәләр.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина