news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган журналистка ашыгыч рәвештә операция ясаганнар

"Миңа бер атна буе дөньяны интернеттан һәм хастаханә тәрәзәсеннән күзәтергә туры киләчәк", - дигән журналист.

news_top
Танылган журналистка ашыгыч рәвештә операция ясаганнар
"Эхо Москвы" радиостанциясе баш мөхәррире Алексей Венедиктовны бөерендә каты авырту белән хастаханәгә китергәннәр һәм тиз арада операция ясаганнар. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

"Әйе, кичә мине ашыгыч рәвештә алып киттеләр. Әйе, Мәскәү хастаханәләренең берсендә операция ясадылар", - дип язган Венедиктов.

Операция уңышлы узган, диелә хәбәрдә. "Миңа атна буе дөньяны интернеттан һәм хастаханә тәрәзәсеннән күзәтергә туры киләчәк", - дигән журналист.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар