news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган журналист Ларри Кинг вафат

Үз гомерендә Ларри Кинг илле меңнән артык интервью алган.

news_top
Танылган журналист Ларри Кинг вафат
Илнар Төхбәтов

Дөньяда танылган алып баручы Ларри Кинг 87 яшендә вафат булды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Журналистның Twitter аккаунтында хәбәр ителгәнчә, ул Лос-Анджелестагы хастаханәләрнең берсендә үлгән. 

Ларр Кинг гыйнвар башында коронавирус йоктырып, хастаханәгә эләккән булган. 2017 елда ул үпкә яман шеше белән көрәшүен әйткән иде. 2019 елның апрелендә аңа ангиопластика ясаганнар, былтыр инсульт булган.

Үз гомерендә Ларри Кинг илле меңнән артык интервью алган. Ул телевидениедә «Larry King Live» тапшыруы белән бөтен дөньяга танылды. Тапшыру CNN каналында 1985-2010 елларда чыкты. Анда ике тапкыр — 2000 һәм 2010 елда Владимир Путин да катнашы. 

Россия Президенты Лари Кинг үлеме сәбәпле кайгы уртаклашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар