news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган журналист бер көндә ике тапкыр авариягә эләгеп, һәлак булган

Танылган журналист бер көндә ике тапкыр авариягә эләгеп, һәлак булган

news_top
Танылган журналист бер көндә ике тапкыр авариягә эләгеп, һәлак булган
Махачкала шәһәрендә MTV ("МТВ Столица") каналында эшләүче танылган журналист Тамилла Абдулаева һәлак булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Башта аны автомобиль бәрдергән. Ул исән калган.  Ашыгыч ярдәм табиблары Тамилланы тиз арада хастаханәгә китермәкче була. Хастаханәгә барышлый, ашыгыч ярдәм машинасы да авариягә очрый. Шунда алган җәрәхәтләрдән, Тамилла Абдуллаева һәлак була.

Тамилла Абдулаева Кавказда иң зурлардан саналган "МТВ-Столица" медиахолдингында шеф-редактор булып эшли. "Медицинский вестник" һәм "Формула успеха" тапшыруларын алып барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар