news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган җырчының күкрәгендә кабат яман шеш тапканнар

news_top
Танылган җырчының күкрәгендә кабат яман шеш тапканнар
"Татар-информ" архивы

Җырчы Лайма Вайкуленың күкрәгендә кабат яман шеш тапканнар. Бу турыда kp.ru үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Беренче тапкыр яман шеш белән Лайма Вайкуле 30 ел элек авырый. Ул чакта җырчы АКШта яши һәм эшли. Аңа операция ясыйлар һәм яман шешне җиңәләр.

Аннары җырчы Латвиягә һәм Россиягә кайтып эшли башлый. Вегетарианлык белән шөгыльләнә, чыныга, спорт белән шөгыльләнә. Ел саен бер тапкыр ул АКШка барып тикшеренеп тора.

Хәзер Лайма Вайкуледа кабат яман шеш диагнозы булуын якыннары раслаган. Әлеге вакытта җырчы Латвиядә өендә, авыруга карамастан, Юрмалада чыгыш ясарга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар