Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган җырчының концертында тамашачы сәхнәгә менмәкче булганда фаҗигале һәлак булган

news_top_970_100
Танылган җырчының концертында тамашачы сәхнәгә менмәкче булганда фаҗигале һәлак булган

Мәскәүнең Россия Армиясе театрында танылган җырчы Сергей Трофимовның концерты булган. Җырчының 55 еллыгына багышланган чарада тамашачы үлә.

Концерт азагында Трофимов тамашачыларны сәхнәгә чакыра. Балконда утырган бер ир (ул исерек булган дип язалар) сәхнәгә бармакчы була, әмма чайкалып, аска егыла. Егылганда очраклы рәвештә янында булган бер хатынга ябыша, аны да үзе белән өстерәп төшерә. Башы белән баскычка бәрелгән ир шунда ук үлә. Авыр тән җәрәхәтләре алган хатынны хастаханәгә алып китәләр.

Сергей Трофимов, прожекторлар аркасында берни дә күрмәгән. Аңа бу хакта сәхнә артына кергәч кенә җиткерәләр. «Мин шок хәлендә», – дигән җырчы. 

«Соңгы тапкыр концертка бару булган бу», «Бигрәк куркыныч үлем», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Мондый хәлләр булгалап тора. Мәсәлән, 2019 елда «Гамлет» спектакле вакытында төп рольне уйнаган Данила Козловский флейта белән селтәнә һәм аның бер өлеше залга очып бер хатынның башына тия. Ул судка бирә, 1 миллион сум таләп итә. Артист тамашачыдан гафу үтенә.

2021 елда Большой театрда актер Евгений Кулеш декорация астында калып үлгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100