Яңа ел бәйрәмнәренә Чаллыда яшәүче җырчы Флюра Талиповага кунакка Башкортстаннан әнисе Ләмига Минисламовна килгән. Аның кызы Флюра Талипова – татар эстрадасының танылган җырчысы, 300дән артык җыр авторы.
Алар 29 декабрь көнне, туганнары белән бергәләп, әниләренең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәннәр. Ә соңыннан, әниләренең теләге буенча, аны Азатлык мәйданындагы үзәк чыршы янына алып килгәннәр, бәйрәмчә бизәлгән шәһәрне күрсәткәннәр, истәлеккә матур фотолар ясаганнар. Бу хакта Флюра Талипова «Челнинские известия» газетасына сөйләгән.
«Кичке прогулка вакытында Яр буе паркына килдек, һәм биредә безнең әниебез, үз гомерендә беренче тапкыр, «ватрушка»да шуып карады.
Әни гомер буе сыер савучы булып эшләде, һәрвакыт тормышны яратучан булуы белән аерылып торды, беркайчан да күңелен төшермәде. Мин гастрольләр белән туган якларыма кайтканда, машинага иң беренчеләрдән булып кереп утырып, авыллар буйлап минем белән бергәләп йөри, барлык концертларымны карый торган иде.
Ул бүгенге көндә дә барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга тырыша, балалары, оныкларының уңышларына сөенеп яши. Һич шигем юк: әниебезнең озак яшәвенең сере дә тиктормас булуында. Әни безне дә үзенең отмитизмы һәм тормышны яратуы белән дәртләндерә», – дип сөйләгән җырчы әнисе хакында.