Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган җырчыны һәм аның улын вәхшиләрчә кыйнаганнар

news_top_970_100

Самарада танылган опера җырчысы Георгий Цветковны һәм аның улын вәхшиләрчә кыйнаганнар, дип хәбәр итте «Комсомольская правда».

46 яшьлек артистка 7 октябрьгә каршы төндә Промышленный районында һөҗүм иткәннәр. Төнге икеләр тирәсендә Георгий улы белән туганнарыннан җәяү кайтырга чыга. Аларга паркта 2 ир-ат очрый. Башта алар Георгийга ямьсез сүзләр әйтә, аннары кыйныйлар.

«Бу – әзер кешеләр иде, нәкъ сугышырга дип килгәннәр. Башта сөйләшүләр булмады, алар кыйный башлады. Берсе – 20 яшьлек егеткә, икенчесе Георгийга суга. Башта улын аңсызландыралар, аннары Георгийга керешәләр. Аның битен ямьсезләп бетергәннәр. Кыйммәтле әйберләрен алмаганнар», – ди сайтның үз чыганагы.

Аннары һөҗүм итүчеләр качып китә. Георгий улы белән туганнарына әйләнеп кайта, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Улын да, үзен дә хастаханәгә алып китәләр. Улын аннары өйгә җибәрәләр, җырчы үзе хастаханәдә кала. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый, ләкин озак дәвалану кирәк булачак.

Георгий Цветков – Самара опера сәхнәсенең танылган башкаручыларының берсе, Самара өлкәсенең атказанган артисты. Аның турында зыялы һәм низагка керми торган ир-ат буларак сөйлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100