Екатеринбургта яшәүче кыз кияүгә чыгуның яңа ысулын тапкан – ул Бакуда Джастин Тимберлейк концертында плакат тотып баскан. Фан-зонада торучы кыз җырчыдан кияү табып бирүне сораган. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Кызның кулындагы плакатта үтенеч һәм телефон номеры зур итеп язылган.
Җырчы бу хәлне күреп алган һәм кызга уңышлар теләгән.
«Хәбәрләр күп булды. 3 меңгә якын, төгәл белмим. «Кияүгә чык миңа», – дип яздылар. «Мин ничәнче?», «Сәлам, мин – Джастин», «Миңа синең номерны Джастин бирде», – диләр», – дип сөйләгән Кристина исемле кыз.
Хәбәрләр күп булгач, аның аккаунтын «блокировать» иткәннәр. Аннары, аккаунт ачылгач, Кристина үзе Тимберлейкның Төркиядәге концертына чакыруларын да күреп алган. Тик инде концерт узган булган, диелә хәбәрдә.