Танылган җырчыны кыйнаганнар
"Маша и медведи" төркеме солисты полициягә мөрәҗәгать иткән.
Мәскәүдә "Маша и медведи" төркеме солисты Мария Макарованы кыйнаганнар. Башкаланың хокук саклау органнары бу эшне тикшерә башлаган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.
13 октябрьдә Басманный районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә 1977 елда туган хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул көнкүрештәге җәнҗал вакытында имгәнүен сөйләгән. Хәзерге вакытта участковый тикшерү эшләрен башкара. Шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк диелгән әлеге хәбәрдә.

Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында "Маша и медведи" төркеме солисты Мария Макарованы кыйнаганнар дигән хәбәр таралган иде.
- "Маша и медведи" 1997 елда оешкан төркем. Солисты Мария Макарова. "Любочка", "Земля" кебек җырлары белән танылган. 90нчы елларда популяр булган төркем.