news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган җырчы кеше бәрдереп үтергән

Танылган җырчы кеше бәрдереп үтергән

news_top
Танылган җырчы кеше бәрдереп үтергән
"Голос" проектында катнашкан җырчы кеше бәрдереп үтергән. Бу хакта "Известия" яза.

Бу хәл Мәскәүнең Ленинград шоссесында була. Таксист, ватылган машинасын карар өчен кабинадан чыга. 

BMW X6 автомобилендәге хатын-кыз аны бәрдереп үтерә һәм фаҗига булган урынны ташлап кача. Юл хәрәкәте инспекторлары аны бер сәгатьтән соң тоткарлый. Ул 35 яшьлек Юлия Райнер булып чыга. 

Кулга алынгач, кыз үкереп елый башлаган. Бәрдерелгән ирнең исәнме-юкмы икәнлеген белмәве, ашыгыч ярдәм чакырмавы турында әйткән.

Җырчының директоры "Комсомольская правда"га берни дә әйтә алмавы хакында әйткән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар