Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган җырчы Фидан Гафаров һәлакәткә очраган дигән хәбәр дөреслеккә туры килми

Артист хәзерге вакытта өендә булуын әйтә.

news_top_970_100
Танылган җырчы Фидан Гафаров һәлакәткә очраган дигән хәбәр дөреслеккә туры килми
Салават Камалетдинов

21 гыйнварда төрле чыганаклар «танылган җырчы Фидан Гафаров Башкортстанда юл һәлакәтенә очраган», дип язды.

«Башкортстан» телеканалы хәбәрчесе җырчы белән элемтәгә кергән. Артист гайбәтләрне кире каккан.

Ул өйдә булуын, аның барысы да яхшы икәнен сөйләгән.

Шул уңайдан җырчының улы Азамат Гафаров үзенең ВКонтакте челтәрендә дә әлеге борчулы хәбәргә каршы җавабын җиткерде. «Дусларым! Барыгызны да тынычландырасым килә. Минем әтием исән-сау. Фидан Гафаровның автоһәлакәткә юлыгып вафат булуы хакындагы гайбәтне кем (кулын өзеп атасы) тарата икән. Шул юл белән акча эшлиселәре киләдер, күрәсең. Бу хәбәрне ишетүгә үк әтием, «Көтсеннәр менә!», диде. «Дусларым, барысы да ОК», дип җавап калдырган.

Әлеге яман хәбәрне алган тележурналист, үзенең концерт программаларын атаклы җырчы белән бергә оештыручы Ләйлә Дәүләтова да аптырашка калган. Шунда ук яраткан артистына шалтыраткан ул. Бу турыда ул үзенең Инстаграм сәхифәсенә дә язып куйган. «Дусларым бу хәбәрне ишеттегезме? Сезгә дә шундый смс килдеме? Миңа биш минут эчендә 100 ләп шундый смс һәм биииик куп танышлардан-дуслардан "ишетеңме? дөресме?" дигән смслар килде! Моны ишетүгә Фидан абыйга шалтыраттым! «Сез чыннан да үлдегезме әллә?» дип сорадым. Бу хәбәр дөрес түгел!

Көлә-көлә сөйләште, исән-сау мин, чәй эчеп утырам, диде. Үзем дә ишеттем, әллэ дөрес микән дип, шикләнә үк башлаган идем диде. Не дождутся, дип тә өстәде! Аллага шөкер, Фидан абыебыз исән -сау җәмәгать! Мондый хәбәре чыккан кешенең гомере бииик озын була диләр. Амин!», дип язган виртуаль дусларын тынычландырып Ләйлә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

21.01. 2020года в результате автокатастрофы, накануне произошедшей в Зианчуринском районе РБ, в реанимации райцентра Исянгулово на году жизни скончался самый талантливый певец,Фидан Гафаров. Соболезнуюм родственникам и односельчанам,он всегда останется в нашей памяти и в наших сердцах. P.S. Һалҡын ҡышты шаҡ ҡатырып, Дуҫ-иштәреңә рух ҡалдырып, Киттең инде килмәҫ яҡтарға... Һау бул дуҫҡай, һау бул ағай, Булһын йәнең ожмахта. Дусларым бу хэбэрне ишеттегезме? Сезгэ дэ шундый смс килдеме? Мина 5 минут эчендэ 100 лэп шундый смс хэм биииик куп танышлардан-дуслардан ИШЕТТЕНМЕ? ДОРЕСМЕ ?, дигэн смслар килде! Моны ишетугэ Фидан абыйга шалтыраттым! Сез чыннан да улдегезме эллэ дип сорадым?? БУ ХЭБЭР ДОРЕС ТУГЕЛ!!! Колэ -колэ сойлэште , исэн -сау мин, чэй эчеп утырам , диде ?? Узем дэ ишеттем, эллэ дорес микэн дип, шиклэнэ ук башлаган идем диде ? Не дождутся , дип тэ остэде ! ?? Аллага шокер , Фидан абыебыз исэн -сау жэмэгать ?? Мондый хэбэре чыккан кешенен гомере бииик озын була дилэр ? Амин?

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Фидан Гафаров - актер, җырчы, РСФСРның, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. 1947 елның 12 октябрендә туган. Аңа хәзер 72 яшь.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100