Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган язучының ире, профессор яман шештән үлгән

news_top_970_100
Танылган язучының ире, профессор яман шештән үлгән
"Татар-информ" архивы

Танылган язучы Дарья Донцованың ире – Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Донцов 8 мартта вафат булган. Бу турыда «МК» хәбәр итте.

«Авыр һәм озак авырудан соң, Донцов Александр Иванович Алла янына китте», – диелгән некрологта.

Донцованың якыннары сүзләренчә, «Агриппина Аркадьевна (язучының чын исеме) вакытлыча социаль челтәрләрдә булмаячак».

Былтыр җәен Донцова иренең эчәклегендә яман шеш табылуын сөйләгән, авыру инде 3нче стадиядә ачыкланган. Ир-атка операция ясаганнар, берничә тапкыр химия терапиясе булган, аннары ул тулысынча терелгән. Шулай да аңа даими рәвештә тикшерелеп торырга кушканнар.

90нчы еллар азагында Дарья Донцованың үзенә дә «күкрәк бизе яман шеше» диагнозы куялар. Ике ел ярым эчендә аңа берничә операция ясыйлар, күп тапкыр химия терапиясе курслары уза. Хастаханәдә яткан чакта, ул беренче детектив романнарын яза, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100