news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язучы һәм журналист Дания Гайнетдинова вафат

news_top
Язучы һәм журналист Дания Гайнетдинова вафат

Язучы, «Татарстан» радиосы журналисты Дания Гайнетдинова вафат. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хушлашу иртәгә, 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында була.

«Дания Заһретдин кызының авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын!» – диелә ТР Язучылар берлеге кайгынамәсендә.

  • Дания Гайнетдинова – 1980 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дания Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итте. Күп кенә шигырьләре көйгә салынган. («Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер», «Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда» һ.б.).
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар