Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган яучы Гөлназ Мөхәммәд чит ил кешесенә кияүгә чыккан

Шушы көннәрдә Татарстанның мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе урынбасары, яучылык белән шөгыльләнүче Гөлназ Мөхәммәд үзеннән күпкә яшь егет белән никах укыткан.

news_top_970_100
Танылган яучы Гөлназ Мөхәммәд чит ил кешесенә кияүгә чыккан

Алар социаль челтәр аша танышкан. Мөхәммәд Алжирда туып үскән. Һөнәре буенча ул аш-су остасы һәм ландшафт дизайнеры.

– Яучы буларак, мин һәрвакыт гаиләле булу яклы. Һәрбер кеше бәхетле булырга, гаилә корырга тиеш. Ялгыз калгач мин һәрвакыт эзләнүдә булдым, үз кешемне табар өчен көч куйдым. Минем беренче ирем дә чит ил кешесе иде, Мөхәммәд тә Алжирдан. Чит ил халкы башка төрле була бит, аларның буыннан-буынга күчеп килгән аерым гореф-гадәтләре бар. Якыннарын бик хөрмәтләп яшиләр, Ислам кануннары буенча эш-гамәл кылалар.

Мөхәммәд белән 6-7 ай социаль челтәр аша аралаштык. Бер атна сөйләшкәннән соң ул мине ошатуын әйтте. Шактый вакыт ВК челтәрендә минем шәхси битемне өйрәнгән. Фотосүрәтләремне, язмаларымны, мин теркәлгән төркемнәрне күзәтеп чыккан. Мин дә аны якын күрдем, чөнки изге күңелле һәм яхшы холыклы ул. Бер тапкыр да өйләнмәгән, мин аның беренче мәхәббәте. Иң мөһиме тормышымны, балаларымны бик яхшы кабул итте. Җитди һәм төпле фикерле булуын үз иттем, 18 яшеннән үк эшли башлаган. Яшь аермасы безгә комачауламый. Киресенчә, ул Исламга нигезләнеп миңа үзенең киңәшләре белән ярдәм итә. Таяныч һәм терәк була белә, - дип сөйләде безгә Гөлназ Мөхәммәд.

Әлеге яшь гаиләнең ныклы, бәхетле, имин булуын телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100