Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган хоккейчы 46 яшендә вафат булган

news_top_970_100
Танылган хоккейчы 46 яшендә вафат булган
"Татар-информ" архивы

«Авангард» клубының элеккеге хоккейчысы Евгений Хацей 46 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булган. Бу турыда «Спорт-Эксперсс» хәбәр итте.

Ул Омск клубы составында 2004 елда Россия чемпионы, 2006 елда Европа чемпионнары кубогы иясе була.

Карьерасын тәмамлагач, Хацей «Югра» хоккей клубының генераль менеджеры булып эшли. Аннары «Авангард» МХ һәм ВХЛ командаларын үстерү буенча җитәкчесе, хоккей операцияләре буенча директор вазифасында тора. 2022 елда клубның хоккей академиясен җитәкли башлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100