news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган тележурналист Борис Корчевников начар ишетүен әйтте

«Россия» каналында тапшырулар алып баручы, тележурналист, актер Борис Корчевниковның башында яман шеш булган.

news_top
Танылган тележурналист Борис Корчевников начар ишетүен әйтте
https://pixabay.com/

Телевидение алып баручысы Борис Корчевников «Россия 1» каналында тапшыру вакытында начар ишетүе турында әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Судьба человека с Борисом Корчевниковым» тапшыруының чираттагы эфирына кунак булып Игорь Крутой килгән иде. Ул җырчы Игорь Николаев һәм актер Евгений Леонов белән АКШка барганда булган бер вакыйганы сөйләргә җыенды. Крутой бу хатирәдә сүгенү сүзләре дә әйтелергә тиеш икәнен искәртте.

«Мин барыбер начар ишетәм», — дип җавап бирде Корчевников.

Бу реплика видео кадрларында 35.55 минутта әйтелә.

2015 елда Борис Корчевниковның баш миендә яман шешкә операция ясыйлар. Быел августта матбугат чаралары аның хәле начаралану турында хәбәр итте. Тапшыруны төшергәндә программага тамашачы булып килгән кешеләр Корчевниковның ишетү белән проблемалары булуы аркасында кыенлыклар килеп чыгуын сөйләде, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар