Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган телевидение алып баручысы Венечка аерылышканнан соң Коръән укый һәм мәчеткә йөри

news_top_970_100
Танылган телевидение алып баручысы Венечка аерылышканнан соң Коръән укый һәм мәчеткә йөри
Фото: "Челнинские известия"

Телевидение алып баручысы, реклама агентлыгының генераль директоры һәм күп балалы әни Венера Вәгыйзова (аны күпләр Венечка псевдонимы белән беләләр) үзенең шәхси тормышындагы яңалыклары белән гаҗәпләндерә.

Аның фикеренчә, мөселман булып туу – бер эш, аңлы рәвештә исламга килү – икенче. Хәзер ул Чаллы мәчете каршында «Намаз – бу җиңел» курсларында белем ала, аннары гарәп телен өйрәнергә планлаштыра.

«Билгеле булганча, күпләр дингә тормышларында барысы да начар булганда килә, төрле проблемалар борчый, – дип уртаклашты Венера-Венечка. – Миндә бит киресенчә – барысы да бик яхшы! Мин аерылыштым, яңадан кыз чагымдагы фамилиямне алдым һәм үзем генә яшим, шул ук вакытта күп эшләвемне, командировкаларга йөрүемне дәвам итәм. Минем 4 балам бар. Ике кызым – зур, һәм аларның үз гаиләләре бар, ә үсмер улларым әтиләре янында калды. Бу – аңлы рәвештә үзләренең шулай хәл итүе, һәм алар ир-ат тәрбиясе алачак. Без барыбыз да дус, еш шалтыратышабыз.

Ислам белән якыннан танышу узган елның октябрендә башланды. Яңа елга «Кыш Бабай» аңа рус телендә Коръән алып килгән. Хәзер ул аны көн саен укый, өйдә еш кына догалар яңгырый.

«Эш шунда ки, мин, ни кызганыч, татар телен белмим, чөнки Пермьдә үстем, безнең гаиләдә дә русча сөйләштеләр, – дип аңлатты Венера. – Шуңа күрә, курсларга язылганда, минем кебек тыңлаучылар өчен дәресләр рус телендә алып барылуына шат идем».

Венера Вәгыйзова аңа яшьтән үк милли стильдәге киемнәр ошавын әйтте. Ул даими рәвештә гардеробын шундый әйберләр белән тулыландыра һәм, аларны киеп, дөньяви чараларга рәхәтләнеп йөри.

«Челнинские известия»дан Ләлә Гайфетдинова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100