news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган татар журналисты Рузилә Мөхәммәтова Дамир Сираҗиев премиясенә лаек булды

Рузилә Мөхәммәтова «Интертат» һәм «Татар-информ» мәгълүмат чараларында хезмәт итә.

news_top
Танылган татар журналисты Рузилә Мөхәммәтова Дамир Сираҗиев премиясенә лаек булды
Фото: Фирүзә Гыйниятова

«Интертат» һәм «Татар-информ» мәгълүмат чараларында хезмәт итүче журналист, мәдәни күзәтүче, мәдәният буенча эксперт Рузилә Мөхәммәтова Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге – Дамир Сираҗиев премиясенә лаек булды.

Дамир Сираҗиев премиясе быел Камал театрының яңа бинасында, Халыкара театр көнендә, театр артистларының ел саен уздырыла торган бәйрәме – «Тантана» чарасында тапшырылды.

Дамир Сираҗиев — татар сәхнәсенең зур һәм талантлы режиссеры, татар милли хәрәкәте активисты, меценат буларак тарихка кереп калган шәхес. Аның исемендәге премия 1999 елдан бирле тапшырыла.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 март 2025
    Исемсез
    Рузиләне яратабыз, бүләк алуы белән котлыйбыз!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар