news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган татар рэперы Шәкүр: «Миңа сольный концертлар сорап күп язалар»

«Уникс» концертлар залында Рәфис Кәлимуллинның сольный концерты узды. Анда танылган рэпер Шәкүр дә бар иде, ул Рәфис Кәлимуллин белән «Оныттым инде күптән» җырын башкарды. Татар рэп музыкасының «әтисе»нә берничә сорау бирергә өлгердем.

news_top
Танылган татар рэперы Шәкүр: «Миңа сольный концертлар сорап күп язалар»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шәкүр, киләсе сольный концертыгыз кайчан була?

Белмим, бу – бик четерекле мәсьәлә. Шуңа, концертлар кую өстендә ничәнче ел эшлибез инде. Әлегә бу сорауга төгәл җавап юк.

Ә Сез нигә сольный концертларны сирәк куясыз? Башка концертларда да чыгышларыгыз еш булмый.

Бу сорауга да төгәл җавап бирә алмыйм. Шулай килеп чыкты инде. Хәзер яңа материаллар өстендә эшлибез. Алар булып чыккач, чыгышлар да ешаер дип ышанып калам.

Фанатларыгыз концерт сорап күп язалармы?

Мин «фанат» сүзенә тискәре карыйм, күбрәк иҗатны яратучылар дип әйтәм. Чыгышлардан соң социаль челтәрләргә видеолар өстәгәч, аеруча күп язалар. «Сольный концертларың турында да уйлан», – диләр. Алар миңа ял итәргә бирми, шуңа концерт өстендә эшлибез.

Шәкүр, яшь рэперлар киңәш сорап еш язамы?

Киңәш сорап юктыр, ә материалларын, җырның демо-версияләрен күрсәтәләр. Бик алай киңәш сораган кеше юк. Хәзер бит үрнәк алырлык материаллар күп, һәр кеше үз стилистикасында эшли. Элек күп язалар иде.

Яшь рэперлардан кемнәрне тыңлыйсыз?

Ниндидер рэперларны тыңлыйм дип, төгәл әйтә дә алмыйм. Мин – меломан. Музыканың төрле стильләрен, юнәлешләрен – поса, классика, авыр рок тыңлыйм. Гомумән, сыйфатлы музыка тыңларга яратам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар