news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган татар продюсеры өйләнгән!

Танылган татар продюсеры өйләнгән!

news_top
Танылган татар продюсеры өйләнгән!
Танылган татар продюсеры, татар альтернатив музыкасын танытучы Ильяс Гафаров өйләнгән!

Ул сайлаган яр - К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Гүзәл Галиуллина.

Ильяска 31 яшь, ул 2000 еллар башыннан бирле татар алдынгы музыкасын пропагандалый. Гасыр башында "Иттифак" рэп-төркемен оештырып, аның солисты булган шәхес. Соңгы елларда Гафаров республикада алдынгы татар музыкасын таныткан барлык диярлек чараларны оештырып килә. Мәсәлән, ул ТатКультФәст шәһәр мәдәнияте фестивален оештыручыларның берсе.

Ильяс белән Гүзәлнең никахы Казанның Әҗем мәчетендә булган, ахрысы, чөнки Гүзәл инстаграмында шул мәчетне билгеләгән.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Guzel Galiullina (@guzelgali)


Моңарчы Ильяс Гафаров татар халкының иң кызыктыргыч буйдаклары исемлегендә иде. Ул исемлекне Интертат 2018 елда төзеде. Буйдаклар исемлеге кыскара бара, чөнки ул язма чыкканнан соң күпләр инде өйләнде. Тулырак укыгыз. 
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Guzel Galiullina (@guzelgali)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар