Танылган табиб Евгений Комаровский пневмония турында киң таралган мифларны атады
Вируслы пневмония булган очракта антибиотик кулланырга ярамый, диде Комаровский.
Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский пневмония, аны дәвалау һәм профилактикалау турында киң таралган мифларны атады. Бу турыда ул үзенең Youtube каналында видео урнаштырган, дип яза РИА Новости.
Табиб сүзләренчә, пневмония — диагноз түгел. Бу үпкәләрдә ялкынсыну процессы. Ул бактериаль һәм вируслы булырга мөмкин. Вируслы пневмония булган очракта антибиотик кулланырга ярамый, диде Комаровский.
Моннан тыш, табиб, өзлегүләр булмасын өчен, профилактика өчен генә вируслы пневмония вакытында антибиотиклар куллану дөрес түгел, диде. Бу, киресенчә, тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк, диде.
«Медицина фәне күптән инде антибиотикларны профилактик куллануның ахмаклык булуын дәлилләде. Ул нәтиҗәсез», — дип аңлатты Комаровский.
Аның сүзләренчә, вируслы инфекцияләр вакытында антибиотикларны профилактик чарасы буларак кына билгеләү бактериаль пневмония куркынычы ихтималын берничә тапкыр арттыра.
«Әгәр сез үзегезне яхшы хис итсәгез, температура югары, әмма кислород кытлыгы юк икән, температураны төшерә торган дарулардан тыш башка чаралар кирәк түгел», — дип тәмамлады табиб.