Дөньяда сигезенче ракетка булган теннисчы, Россия спортчысы Михаил Южныйның хатыны Юлия үлгән. Бу турыда «Матч ТВ» хәбәр итте.
Южныйга 41 яшь. Юлия белән 2008 елда өйләнешкәннәр, аларның ике улы һәм бер кызы бар. 2018 елда Михаил Южный профессиональ карьерасын туктата, аннары тренер була.
«Сезнең хатыныгыз үлү турында хәбәр таралды. Бу дөресме?» – дигән сорауга ул: «Әйе, бу чыннан да шулай», – дигән.