news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган шеф-повар һәм телевидение алып баручысы үлгән

news_top

Шеф-повар һәм телевидение алып баручысы Алексей Зимин вафат булган. Аңа 52 яшь иде. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Бик кайгылы хәбәр. Алексей Зимин үлде», – дип язган журналист Роман Лошманов телеграм-каналында.

Үлем сәбәбе әлегә билгеле түгел. Аны соңгы юлга озату вакыты да хәбәр ителми.

Алексей Зимин «Афиша» баш редакторы урынбасары һәм «Афиша. Еда» авторы буларак билгеле. Шеф-повар белән кулинар шоу «НТВ» каналында чыга иде.

Аның «Единицы условности», «Кухня супермаркета», «Кухня рынка» һәм «Кухня навсегда» дигән китаплары бар.

Алексей Зимин хатыны Татьяна Долматовская белән 3 бала үстерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар