Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә танылган актрисаның 2 миллион сум акчасын талаганнар

Кырыкалдарлар аның банк карточкасыннан ике миллионга якын акчасын урлаганнар.

news_top_970_100
Россиядә танылган актрисаның 2 миллион сум акчасын талаганнар
pixabay.com

Россиянең атказанган артисты Валентина Савельеваның банк карточкасыннан ике миллион сумга якын акчасын урлаганнар.

“Комсомольская правда” газетасы хәбәр итүенчә, аның телефонына бер ир-ат шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Хәзерге вакытта ханымның банктагы исәп-хисап счетында шикле операция барганлыгы турында хәбәр итә. Шалтыратучы пошаманга калган 79 яшьлек актрисаны тынычландыра. Саклык чараларын булдыру өчен дигән булып, банк карточкасының яшерен шәхси номерларын алуга ирешә.

Счетыннан 1 950 720 сум күләмендәге акча югалуын белгән танылган театр һәм кино артисткасы шунда ук хокук сакчыларына хәбәр итә.

Әлегә акчалар табылмаган. Кырыкалдарларны эзләү дәвам итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100