Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган режиссерны урамда танышкан очраклы шешәдәше үз өендә чәнчеп үтергән

Танылган режиссерны урамда танышкан очраклы шешәдәше үз өендә чәнчеп үтергән

news_top_970_100
Танылган режиссерны урамда танышкан очраклы шешәдәше үз өендә чәнчеп үтергән

Кыска метражлы фильмнарның режиссеры Илья Тихановичны 12 февральдә урамда очраклы рәвештә танышып, өенә кунакка алып кайткан шешәдәше үтергән. Бу хакта "Московский комсомолец" газетасы яза. 

47 яшьлек Тиханович хатыны Екатерина һәм 9 яшьлек улы, 4, 12, 15 яшьлек кызлары белән Мәскәүдәге ике бүлмәле фатирында яшәгән. Ир дә, хатыны да, иҗади кешеләр буларак, рәсми рәвештә түгел, заказлар үтәп гомер иткән.

Режиссер еш эчкән, хатыны бу гадәтеннән араларга тырышкан, иренең урамдагы исерекләр белән эчеп йөрүенә каршы көрәшкән. Илья исерек булганда тавыш чыгарган, сугыша башлый торган була. 

12 февральдә Тиханович эш белән чыгып китә һәм урамнан бер ирне ияртеп кайта. Тамбов өлкәсеннән килгән бу кеше белән алар урамда танышканнар, ул кешенең үзе белән бер шешә аракысы була.

"Әлбәттә, мин ачуландым, аны урамга куып чыгармакчы булдым. Әмма бу ир үзен тыныч тотты һәм мин аңа өйдә калырга рөхсәт бирдем. Ул исемен әйтмәде, ирем белән кухняга кереп, эчә башладылар", - дип сөйләгән Екатерина.

Шикләнелүче кеше.

Хатын икенче бүлмәдә балалары белән йокларга җыенганда, 22.00 сәгатьтә бу ир ишек шакый һәм тыныч тавыш белән ирен үтергәнен әйтә. Өйдәгеләр бернинди тавыш та ишетмәгән. Шуңа күрә Екатерина бу сүзгә ышанмый да - олы кызы белән кухняга йөгереп керә һәм муенына пычак кадалган ирен күрә. 

Үтерүче фатирдан чыгып китә, хатын полициягә шалтырата. Үтерүче юлның икенче ягына гына чыгып өлгергән була - аягында көчкә басып торган ирне кулга алалар. 

Екатерина исерек Илья тавыш чыгаргандыр, танышы шуның өчен үтергәндер дип фаразлый. 

Әтисенең канлы гәүдәсен күргән кызга психологик ярдәм кирәк булачак. 13 февральдә ул имтихан бирергә тиеш булган, әмма хәзерге вакытта кыз имтихан бирерлек хәлдә түгел, дип яза газета.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100