news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган режиссер комага киткән

86 яшьлек Галина Волчек СССРның халык артисты, ул «Современник» театрының сәнгать җитәкчесе булып эшли иде.

news_top
Танылган режиссер комага киткән
http://kremlin.ru/

Мәскәүдә танылган режиссер Галина Волчекны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар. 23 декабрьдә кичке якта 86 яшьлек Галина Волчек күкрәк читлеге авыртуга зарланган булган. Бүген аның комага китүе турында РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

«Ул авырый. Калганын аннары сөйләрләр. Мин башка берни белмим», — дигән режиссерның Розанна исемле ярдәмчесе.

Галина Волчек 1933 елда туган. Ул Россиядә танылган режиссерларның берсе, актриса, укытучы. СССРның халык артисты. 1972 елдан башлап «Современник» театрының баш режиссеры, 1989 елдан бирле сәнгать җитәкчесе.

«Вишневый сад», «Обыкновенная история», «Три товарища», «Дон Кихот», «Берегись автомобиля», «Король Лир», «Уникум» һәм башка әсәрләре белән халыкка таныш.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар