Россиянең халык артисты, режиссер, актер һәм сценарийлар авторы Виктор Мережко 84 яшендә вафат булды. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Виктор Мережко 1037 елда Ростов өлкәсендә туган. Ул илледән артык фильмга сценарий язган. Алар арасында «Тигры на льду», Здравствуй и прощай», «Трын-трава», «Уходя — уходи», «Сонька Золотая Ручка» (2007), «Объявлены в розыск» (2008), «Сонька: продолжение легенды» (2010) кинолары бар.