Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган рэперның мәетен хатыны тураклаган, тоз сипкән һәм чүп капчыкларына тутырган

Фаҗига урынында ике яшьлек кыз бала да булган.

news_top_970_100
Танылган рэперның мәетен хатыны тураклаган, тоз сипкән һәм чүп капчыкларына тутырган
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта танылган рэпер Энди Картрайтның туракланган мәете табылган. Аның гәүдә кисәкләре биш пакетка тутырылган булган. Бу эштә аның хатыныннан шикләнәләр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Рэпер артык доза наркотик кулланудан үлгән, дип белдергән бергә яшәгән хатыны Марина Кухал. Аның сүзләренчә, ул наркотик кулланудан үлгән яраткан кешесенең абруен саклап калырга теләгән. Ул мәетне яшереп куйгач, рэперны юкка чыкты, дип хәбәр итәргә теләгән. Ул бу хакта танышы, Петербургта танылган адвокатка сөйләгән. Адвокат Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Хокук саклау органы хезмәткәрләре күрсәтелгән адрес буенча торак йортка килгән. Фатирда 30 яшьлек Украина гражданины Александр Юшконың (иҗади тәхәллүсе Энди Картрайт) гәүдә кисәкләре тутырылган биш чүп капчыгы табылган. Фатирда 34 яшьлек эшсез Марина Кухал булган. Ул бергә яшәгән ир-атның мәетен тураклавын, бу эштә әнисе дә ярдәм итүен сөйләгән. Ул туракланган гәүдә кисәкләрен чүп капчыкларына тутырган, тоз сипкән. Шулай итеп, имеш, мәетне мумияга әйләндереп һәм исен бетереп була дип телевидениедән ишеткән булган. Капчыкларны суыткычка тутырган.

Криминалистлар чүкеч,пычак, такта, металл кисә торган пычкы, пластик табак, мендәр тышы алган. Шикләнелгән хатын боларны рэперның мәетен тураклау өчен кулланган. Ир-атның үзе үлүен яки үтерелгән булуын ачыклау өчен экспертиза билгеләнәчәк.

 Хатын-кыз тоткарланган һәм Эчке эшләр министрлыгына китерелгән. Рэперның хатынының әнисеннән дә сорау алганнар.

Беренче тест рэперның организмында наркотик булмавын күрсәткән, фатирда да наркотик һәм шприц табылмаган. Әмма алкоголь кулланган булуы ачыкланган. Рэперның дуслары һәм танышлары да мәрхүмнең наркотик кулланмавын, әмма аракы эчүен әйткән.

Рэперның танышлары аның сөйгәне белән мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелмәвен, хатынын киң җәмәгатьчелеккә танытмавын әйтә. Апарның ике яшьлек баласы калган. Фаҗига урынында булган баланы ерак туганнарына тапшырганнар. Бу хакта балалар омбудсмены Анна Митянина хәбәр иткән.

Санкт-Петербургта рэпер Энди Картрайтның мәете табылгач, үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100