Мәскәүдә фатирда танылган рәссам, Халыкара рәссам-анималистлар берлеге әгъзасы Наталья Дайн мәете табылган. Аңа 56 яшь иде. Бу турыда РЕН ТВ яза.
«13 августта иртән Дайнның ире полициягә мөрәҗәгать итте. Ул аны бүлмәдә үле килеш тапкан», – дигән РЕН ТВ чыганагы.
Мәрхүмәнең кайчан һәм ни сәбәпле үлүен медэкспертлар ачыклаячак, диелә хәбәрдә.