«Комсомольская правда» радиосы алып баручысы Михаил Антонов вафат булган. Бу турыда РИА «Новости» яза.
«Михаил Антонов вафат булды. Миша – ул безнең радионың тавышы гына түгел иде. Ул безнең радиостанциянең җаны булды һәм шулай булып калачак.
2009 елның 16 февралендә 97.2 FM ешлыгында нәкъ менә Антонов: «Исәнмесез-исәнмесез, дуслар, эфирда – «Комсомольская правда» радиосы», – дип әйтте, – дип хәбәр ителә басманың Telegram-каналында.
Антонов медицина училищесын тәмамлаган, фельдшер булып эшләгән, армия хезмәтен Чечнядә медицина ротасында үткән. «Комсомольская правда» радиосында ул «Дежавю», «Был бы повод», «Настоящий хит-парад» кебек тапшырулар алып барган.